2016 елда республикада аерылышучылар саны арткан. Сәбәпләре нидә соң? Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсенең киңәйтелгән утырышында әнә шул сорауга ачыклык кертергә тырыштылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев бу проблеманы бергәләп чишәргә кирәк дип белдерде.
Узган елга нәтиҗә ясап китерелгән саннардан чәчләр үрә торырлык: барлыгы 13450 гаилә таркалган.
- Әлеге вәзгыятьне тиз арада гына үзгәртеп булмаячагын да аңлыйм. Кама Тамагында 56 никах теркәлгән, 49 гаилә таркалган. Яңа Чишмә районында бу сан - 37гә 33, Әгерҗедә 117гә 110 нисбәтендә. Гаилә кыйммәте дигән төшенчә бөтенләй юкка чыгып бара. Безнең максат - бу күрсәткечләргә анализ ясап, һәр район алдына гаилә таркалуны киметү бурычы кую, - ди Васыйл Шәйхразиев.
Премьер-министр урынбасары, аерылырга җыенган гаиләне нигә әти-әниләр, туганнар киңәше сакламый, дип аптырый. Сер түгел, күп кенә гаиләләр арага кеше кергәнне яратып бетерми. Әмма кайбер очракта бер акыллы киңәш тә җитеп куяр иде.
Аерылышуның сәбәпләрен дә әйтеп уздылар. Күп парлар характерлар туры килмәү, үзара аңлашу, хөрмәт итү кебек сыйфатлар булмау, бер-беренә булган хыянәтне атый икән. "ЗАГС идарәсендә аерылышырга дип килгән һәр гаиләне бу ниятләреннән коткару өчен мөмкин булган ярдәм күрсәтелә. Һәр районның үз алымнары бар. Үрнәк итеп Азнакай, Балтач районнарындагы "Пар канатлар", "Ак калфак" гаилә клубларын, Түбән Камадагы "Юнона" мәктәбен, Казанның Идел буе гаилә академиясендәге "Умай" һәм "Ышаныч" үзәкләрен атап үтәргә була", - ди ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
Яшьләр ничек тиз генә гаилә корса, аны шул тизлек белән җимерергә дә күп сорамыйлар, ди ЗАГС белгечләре. Әмма аерылышырга карар кылган гаиләләрнең күбесе, әлеге үзәкләргә килеп, бу адымыннан кире дә кайта икән. Тик кайберләренә мондый үзәкләр дә, үгетләү дә файда бирми. Хәтта юк кына сәбәпне бар итеп, балаларын әтисез калдырырга да курыкмыйлар. Ә бит андыйларның саны да артып кына тора. Баксаң, 2016 елда әтисез туган балаларның саны 9 меңгә якын икән! Моны төрлечә аңларга була. Кайбер гаиләләр ире белән бергә яшәп тә, язылышмыйча торуны, ялгыз ана булып бала үстерүне хуп күрә. "Хөкүмәт ялгыз аналарга акча түли. Безгә шулай уңайлы. Ирем белән уртак фикергә килеп, язылышмаска булдык", - ди Чаллыда яшәүче танышым. Бу җәһәттән Васыйл Шәйхразиев та: "Бу кадәр әтисез баланың тууы хөкүмәт түли торган пособиегә бәйле түгел микән? Ачыклап бетерергә кирәк әле",- диде.
Гомумән алганда, демографик хәл яхшыра бара дисәк тә, республикада төрле программалар ярдәмендә бала табучыларны кайгыртсалар да, 2016 елда дөньяга килүче балалар саны кимегән. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидерлар рәтендә кала. Хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан алда бара.
- Бигрәк тә беренче балаларны табу саны кимүе борчый. 2012 елда беренче балалар 47 процентны тәшкил итсә, узган елда бу сан - бары тик 40 процент. Шул ук вакытта икенче һәм өченче сабыйлар өлеше арта, - ди Альбина Шәвәлиева.
Уңай үзгәрешләр дә бар. Республикада 6 ел рәттән табигый үсеш күзәтелә. 2016 елда үлүчеләр саны 3,5 процентка кимегән. Әмма, ни кызганыч, ир-атларның гомер озынлыгы кими. Көчле затларның 36 проценты, 60 яшенә дә җитмичә, якты дөнья белән саубуллаша. Үлем очракларының 51 проценты - ир-атларга, 49 проценты хатын-кызларга туры килә икән.
ЗАГС хезмәткәрләренең эшен берничек тә яшереп калып булмый. Саннар дөресен сөйли. Шуңа да алар киләчәктә шул тискәре якка караган өлешләрен уңайлатырга исәпләп торалар. Гаиләне саклап калу, аны тотрыклы итү, балалар санын арттыруның нигезендә илдәге вәзгыять, акча җитмәү дә ята. Гаилә һәр кешенең үз эше дисәләр дә, бу проблемаларны хөкүмәт дәрәҗәсендә дә хәл итәргә кирәклеген әйтеп уздылар җыелышта. Киләчәктә планнар да зурдан, үзгәрешләр дә булыр кебек. Ни дисәң дә, юбилей елы килә. ЗАГС идарәсе 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.
http://matbugat.ru
Нет комментариев