Җиңү көне җиңел бирелмәде...
Җәмгыять

Җиңү көне җиңел бирелмәде...

Бүген Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.

Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, туган җирен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Тантанада Балык Бистәсе районы "Авыл офыклары" газетасы баш мөхәррире Гөлчәчәк Газизова, Илфат Хөснетдинов, авыл җирлеге башлыгы Резеда Хөснетдинова, авылдашлар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Тантанада сугыш, җиңү, батырлык темасына шигырьләр яңгырады. Олы Әшнәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш темасын яктыркан күренеш тәкъдим иттеләр. Бәйрәм тантанасы бик күңелле, матур узды. Алдагы елларда да Бөек Җиңү көнен бергәлектә каршы алырга язса иде.


Нет комментариев