Интернетта “бәхетлеләрдән бәхетле” Казан билетын саталар
Җәмгыять

Интернетта “бәхетлеләрдән бәхетле” Казан билетын саталар

Сатучы 777 777 номерлы автобус билеты бәясен 30 дан 5 меңгә кадәр төшергән.

Интернет-белдерүләр сайтында "бәхетлеләрдән бәхетле" билет сату турында белдерү чыкты.

Сатучы Эльвира Казанның 4 нче Пассажир автотранспорты предприятиесенең 777 777 номерлы автобус билетын ташлама белән сатып алырга тәкъдим итә.

"Бәхетлеләрдән бәхетле" билетның башлангыч бәясе 29900 сум булган, ә хәзер аны 4999 сумга сатып алырга мөмкин.

"Татар-информ" корреспонденты белдерү авторына шалтыратып карады, тик җавап ала алмады.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев