Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитны очкычта Казанга кайтаралар
Җәмгыять

Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитны очкычта Казанга кайтаралар

Казан блогерын өенә кайтару мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән хәл ителгән.

Блогер-сәяхәтче Рәйхан Халитов Һиндстаннан Казанга кайтарылачак, дип хәбәр иттеләр социаль челтәрдә аның якыннары.

Рәйханны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычына күчереп, коткаручылар Мәскәү вакыты белән 22.45 сәгатьтә Нью-Делидан Казанга очачак.

Искәртеп үтик: Казан егет Рәйхан Халитов Һиндстанда сәяхәт иткәндә сентябрь азагында юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Автомобиль юлында автобус каршы як полосага чыгып, аның мотоциклына бәрелгән. Табиблар егетнең баш сөяге-ми җәрәхәте, кул бармаклары сынуын һәм тез башы җәрәхәтләнүен ачыклаган.

Казан блогерын өенә кайтару мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча хәл ителгән.

Чыганак: tatar-inform


Нет комментариев