Узган 2021 ел юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә шактый гына күңелсезлекләре белән истә калды.
Бу хәл Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен дә игътибардан читтә калдырмады.
Шуңа республикабыз ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм районыбыз биләмәсендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе җитәкчеләре соңгы елларда район эчендәге юлларда аеруча еш кабатланып торган һәлакәт булган урыннарда булып җентекле тикшереп анализладылар. 2021 елның 23 нче февралендә Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль трассасында юл-транспорт фаҗигасендә 4 кешенең гомере өзелгән иде. Абруйлы комиссия шушындый авыр һәлакәт булганнан соң җирле органнар тарафыннан киләчәктә мондый юл фаҗигаләрен булдырмау ниятеннән нинди чаралар күрелүе хакында кызыксынды, урында үз күзләре белән күреп нәтиҗә чыгардылар. Моннан тыш Балык Бистәсенең З. Шәймәрдәнов һәм Заводская урамнары киселешендә дә һәр елда юл һәлакәтләре кабатланып торганлыктан аны куркынычлы участоклар исемлегенә керткәннәр. Шуңа биредә юл хәрәкәтен җайга салу максатыннан светофор урнаштырыла. Комиссия урында барысын да бик җентекләп карап чыккач, киләчәктә мондый хәвефле хәлләрне булдырмау буенча тагын ниләр эшләргә мөмкин булуын да тирәнтен анализладылар. Шуннан соң муниципаль район хакимиятенең киңәшмәләр залында комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Роман Исланов алып барды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумов, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Наил Мостафин башка рәсми кешеләр катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Александр Разумов үз чыгышында кыскача гына республикабыз биләмәсендә автомобиль юлларында кабатланып торган юл-транспорт фаҗигаләрен тирәнтен анализлады һәм урыннарда кабат мондый куркыныч хәлне булдырмау максатыннан күрергә кирәкле чаралар турында сөйләде. Аннан күренгәнчә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” һәм “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” Федераль программалары нигезендә милли проектларны тормышка ашыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып баруның уңай нәтиҗәләрен һәм кичектергесез рәвештә хәл ителергә кирәклеләрен искәртеп үтте. Шул ук вакытта гомуми республика динамикасында һәлакәтләр санын әлегә бик үк киметү мөмкинлеге булмаган. Биредә телгә алынган 14 муниципаль районнар арасында Балык Бистәсенең дә 11 нче урында торуы бер дә күңелле хәл түгел.
Шулай ук соңгы вакытларда ил җитәкчелеген нык борчыган мәсьәлә - укучыларны мәктәпкә йөртүдә дә әле җитди кимчелекләр еш кабатланып тора. Комиссия тарафыннан районыбызда балаларны укырга йөрткән маршрутларда юлларның тиешле таләпләргә туры килмәве, кайберләрендә тиешле юл билгеләре куелмавы ачыкланган. Хәтта бер автобусның тормоз системасы төзек булмавы да билгеле булган. Шулай ук Котлы Бөкәш, Биектау авылларында юл билгеләре куюны да нигәдер озакка сузганнар.
Кыскасы, киңәйтелгән комиссия утырышында киләчәктә районыбыз биләмәсендәге автомобиль юлларында транспорт фаҗигаләре санын киметү, балаларны мәктәпкә йөртүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, автотранспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүчеләргә каршы җитди көрәш оештыру, бу юнәлештә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, җирле халык ярдәменә таяну һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими рәвештә халыкка хәбәр итеп торуны системага салу кебек җитди карарлар кабул ителде.
Луиза Ананьева, Идрис Аметов.
Нет комментариев