Илсөя Бәдретдинованың хәле начарайган: гастрольләре туктармы?
Популяр җырчының Инстаграмы хәбәр итүенчә, кичә гастрольләрдә Илсөянең хәле начараеп, дәваханәгә эләгә. Аның белән бар да яхшымы икән? Бу хакта үзеннән сораштык. - Хәлләрегез ничек, Илсөя? - Бер көе, бүген Аллага шөкер, дип әйтсәм дә була. Кичә Кушнаренковода концерт куйганда кинәт хәлем начарайды, көч-хәл белән концертны тәмамлап, дәваханәгә бардым. Аппендицит...
Популяр җырчының Инстаграмы хәбәр итүенчә, кичә гастрольләрдә Илсөянең хәле начараеп, дәваханәгә эләгә. Аның белән бар да яхшымы икән? Бу хакта үзеннән сораштык.
- Хәлләрегез ничек, Илсөя?
- Бер көе, бүген Аллага шөкер, дип әйтсәм дә була. Кичә Кушнаренковода концерт куйганда кинәт хәлем начарайды, көч-хәл белән концертны тәмамлап, дәваханәгә бардым. Аппендицит борчый микән дип курыккан идем, әмма табиблар алай димәде. Хәлсезләнүдән ул авыртулар килеп чыккандыр дип уйлыйм. Юньләп йокы да тими: күп булса, 4-5 сәгать йоклыйм.
- Бәлки ябыгудан да шулай булгандыр? Кинәт ябыгуны табиблар өнәп бетерми бит.
- Юк, алай дип уйламыйм. Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм инде. 48 килограмм идем, бүген - 54. Үзем таза кешеләрне яратам. Көзгегә карагач та, үзем белән канәгать түгелмен, бераз тазарасы килә. Сүз дә юк, ябык булу нык җиңел, үзеңне әйбәт хис итәсең. Әмма, миңа калса, артык ябык булу берничек тә матур була алмый.
http://shahrikazan.com/news/yazmalar/ilsya-bdretdinovany-khle-nacharaygan-gastrollre-tuktarmy
фото шәһри казан газетасы сайттан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев