Илсаф Ситдиков гади татар гаиләсеннән
Илсаф гади татар гаиләсеннән.
Әнисе сыер савучы, әтисе тракторчы-механизатор булып эшли.
Илсаф балалар бакчасына йөрми, чөнки әнисенә анда калдыру мәшәкатьле була, аны үзе белән фермага ала. Бераз үскәч, әтисе улында техникага мәхәббәт тәрбияли башлаган. Комбайнга менеп басып, кырларда әтисе белән беренче тапкыр ашлык җыя. Бу беренче кыяр-кыймас адымнары аннары аңа үз җимешләрен китерәчәк.
Үсә төшкәч, Илсаф тормышның төп кагыйдәсен үзләштерә: эшләргә кирәк, хезмәт белән генә үз тормышыңны тәэмин итеп, үз теләгеңә ирешергә була. Ә эшләр өчен белем кирәк. Әтисе аңа район техникумына барырга киңәш итә: “Улым, сине шәһәрдә укытуы безгә авырга туры киләчәк, ә анда тулай торак бар, бушка ашаталар”. Илсафның әтисе дә кайчандыр шушы техникумны, ул чакта училищены тәмамлый. Дисциплина, осталык, җаваплылык хисе – кеше факторының беренче билгеләре. Бу сыйфатлар бүген дә техникум студентлары өчен мөһим булып калалар.
Укуның беренче көннәреннән үк Илсаф авыл хуҗалыгы техникасы дөньясына чума. WorldSkillsның бөтен дөньяда һөнәри белем бирү системасын үстерүдә генә түгел, ә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгында да яңа этәргеч булуын егет бик тиз аңлап ала. Хәзерге вакытта Илсафның уңышлары бар, ул төрле конкурсларда катнаша, алга таба бу юнәлештә үсәргә, дигән ният белән яши. Техникумны тәмамлагач, югары белем алырга җыена. Илсаф яхшы эш табачагына, үзен яхшы белгеч булып күрсәтәчәгенә ышана.
Авылда физик яктан нык, хезмәт сөючән егетләр үсә. Һәркем үз юлын, үз максатын сайлый, ләкин бу юлны үтәр өчен, тормыш үз ярдәмчеләрен җибәрә. Безнең техникум нәкъ шул ярдәмче. Безнең бурыч – балаларны тормышларының билгеле бер вакытына җиткерү. Ләкин бу бурычны үтәгәннән соң, ярдәмчеләр китә. Хәзер техникумның инженер-педагогик коллективы студентларның һәр үткәрелгән көннәрен истә калырлык һәм файдалы итеп уздырырга тырыша.
Гөлфия Галимова,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia