Илебез буйлап онлайн- сәяхәт
Җәмгыять

Илебез буйлап онлайн- сәяхәт

Россия көне – Россия Федерациясенең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе. Аны ел саен 12 июньдә билгеләп үтәләр.

Бу көнне без Россиянең күп гасырлык тарихын, аның барлыкка килү һәм үсеш юлында булган авырлыкларын, әти-бабаларыбызның батырлыкларын искә алабыз. Бу һәркайсыбызның тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Аның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры безнең уртак хезмәтебез, энергиябез һәм гражданлык позициябезгә бәйле.
Россия көне уңаеннан районда төрле чаралар үткәрү каралган. Ишегалларында  концертлар, «Рәсәй тәрәзәләре», «Рәсәй әләмнәре» флешмоблары узачак. 
Ә иң мавыктыргычы – “Россияне танып бел” атналыгы. 
“Озын тәнәфес” (“Большая перемена”) берләшмәсендә укучылар ил территориясе буенча онлайн-сәяхәт кыла, гадәти булмаган истәлекле урыннар, танылган кешеләр, мәдәнияте һәм заманча туризмы белән таныша алачаклар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен  “Минем Россиям” викторинасы үткәреләчәк.  Җавапларны zdt-rs@rambler.ru   почтасына җибәрергә кирәк. Бәйге җиңүчеләре Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук «Российская ленточка»,  «Книга пожеланий» - «Россия! Желаю тебе…» акцияләре дә үткәрү каралган. Теләкләр язылган текстлар социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
 


Нет комментариев