Үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2018 нче ел да узып китте. 2019 нчы ел ишек кага. Балык Бистәсе районының алга үсеш перспективалары ничек? Әлеге мәсьәләләр турында без муниципаль район башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов белән бәйрәм алды әңгәмәсен кордык.
- Илдар Рәшитович! Яңа елга аяк басканда гадәттә үткәннәрне барлыйлар, киләчәккә максатлар билгеләнә. Сезнең Балык Бистәсе муниципаль районын җитәкли башлаганыгызга да бер ел була. Уйлаганнарыгызның кайсылары
тормышка ашты?
- Бер ел эчендә аз эшләнмәде кебек. Куелган максатларга күз салсак, беренче чиратта инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру иде. Нәтиҗә ясаганда шуны әйтергә кирәк, без район инвесторлары кертергә теләгән сумманы һәм чынбарлыкта инде күпме кертелгәнен әйтеп эш йөртәбез. 2018 нче елда районга 392 миллион сум инвестицияләр кертергә теләсәләр, чынлыкта 335 миллионы кергән. Аның күп өлеше “Кулон-Агро” җәмгыяте тарафыннан эшләнде. Якташыбыз Альберт Шамил улы Фәхретдинов булышлыгы белән 500 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек фермасының икенче чираты төзелде. Хәзерге вакытта анда 235 баш элиталы сыерлар кайтарылган. 2019 елның февраль азагына район буенча сыерлар саны тагын 500 башка артачак. 2010-2011 елларда төзелә башлаган балык үрчетү заводында эшләрне дәвам итү өчен инвестор җәлеп итү өстендә эшләдек. Кызганычка каршы бу проект 2012 нче елда тукталган икән. Беренчел рәвештә бу проектка 525 миллион сум инвестиция җәлеп итү каралган булса, аны азрак үзгәртеп, проектны торгыздык. Дөрес, хәзерге инвестор башка юл сайлады. Ул елга егәрлеге 1000 тонна форель балыгы үрчетеп, үстерү эшчәнлеген җәелдермәкче. 2019 нчы елда 690 миллион сум инвестиция кертелгәч инвестор проектны тормышка ашыруга керешәчәк. Үтеп баручы елда бу милек комплексын ул сатып алды инде. Бу елда без шулай ук чит ил инвестицияләрен дә үзебезгә тарта алдык. “Фуд Сервис” төрек компаниясе 100 гектар авыл хуҗалыгы җирен арендага алып теплица комплексы төзи башлады. 12 кешегә эш урыны булдырылды, киләчәктә ул 26 га җитәчәк. Каралган 17 миллион сум инвестициянең 15 миллионы җәлеп ителде. Анатыш авыл җирлегендә җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерү белән фермер Владимир Капаруллин шөгыльләнә. Алдагы елда ул төрек партнеры белән берлектә Анатыш һәм Рус Әшнәге авыл җирлекләрендә кооператив, яшелчә һәм җиләк-җимеш кластеры булдырырга җыена. Мондый берләшү Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша федераль һәм республика бюджетларыннан субсидияләр алып бу тармак үсешенә нык башлангыч бирергә, әлеге төр продукцияне эшкәртергә дә мөмкинлек бирәчәк.
Ашлык кабул итү предприятиесенә килгән инвесторга аерым тукталасы килә. Ике максатчан егет 50 миллион сумга якын инвестицияләр кертеп территорияне тәртипкә китерделәр, причалны һәм складларны төзекләндерделәр. Причал төзү безнең стратегик бурыч булып тора. Чөнки биредән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр якын һәм ерактагы чит илләргә ашлыкларын сатып җибәрә алалар. Без бу проектны перспективалы дип саныйбыз һәм алга таба үстерәчәкбез. Бу предприятие базасында “Прикамье” сәнәгать мәйданчыгы булдырдык. Инвестор бирегә төрле ярмаларны эшкәртү һәм аларны фасовкалау буенча кече бизнесны җәлеп итәргә тели. Шулай ук Пермь шәһәреннән булган инвестор элеккеге кирпеч заводы урынында африка җәен балыгы (клариус) үстерү буенча завод төзи башлады. Барлыгы 15 миллион инвестициянең 5 миллионы кертелде инде. 7 кешегә эш урыны булдырылды. Бу проект та 2019 нчы елда эшләп китәр дигән өмет бар. Шушы предприятие базасында (3,6 гектар) Президент һәм хөкүмәтнең кече һәм урта бизнеска булышу концепциясе нигезендә эшләячәк икенче сәнәгать мәйданчыгы булдырачакбыз.
Җитештерү белән генә чикләнмичә, туризмны да үстерергә телибез. Хәзер безгә үзебезне күрсәтергә кирәк. Шомбыт авыл җирлегендә урнашкан “Кыргый ферма” (“Дикая ферма”) компания инвесторлары проектларын Степановка авылында тормышка ашыралар. Компания тарафыннан кунак йорты, вольер төзелеше, марал һәм тимгелле боланнар үрчетү максатында 60 миллион сум акча кертелгән. Хәзер биредә 150 баш кыргый хайван санала. Бу проект район, республика күләмендә генә түгел, ә бөтен Рәсәйдә танылырга тиеш дип уйлыйбыз. Ул республика Премьер-Министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге инвестицион советта яклау тапты.
Без шулай ук район үзәген төзекләндерү эшләрен башладык. Быел 6 километр озынлыкта тротуар төзедек. Әлеге проект җәяүлеләр һәм велосипедчыларның юл куркынычсызлыгы кысаларында башкарыла. Су белән тәэмин итү һәм су бүлү кебек кискен мәсьәлә өстендә эшли башладык. Әлеге үткәргечләрнең 70 проценты 80 процентлы тузуга дучар. Бу эш алдагы елда да дәвам итәчәк. 2019 елны без район үзәген һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү елы дип игълан итәбез. Үзәк хастаханә стационарын, поликлиникасын заманча бүлмәләр, җиһазлар белән тәэмин итү максатыннан Республика Президенты ярдәме белән 80 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Барлык бу үзгәрешләр район халкы яшәешенә уңайлык китерер дип ышанабыз.
Чистарту корылмаларының эшчәнлеген дә кузгатып җибәрә алдык. Сер түгел, ул тулы куәтенә эшләми иде. Аны законлаштырып, муниципалитет балансына ала алдык. Бу аны реконстукцияләү һәм эшләтеп җибәрү өчен 47 миллион сум өстәмә акча алырга мөмкинлек бирә. Район үзәген төзекләндерү эшләрен Ленин һәм Совет урамнарында ике парк төзү белән башладык. Әлеге проект кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Биредә гаиләләр, яшь аналар өчен аралашырга, ял итәргә урыннар булдырыла. Шулай ук Шәймарданов урамындагы йортлар ишек алдында “Үрнәк ишегалды” проектын тормышка ашыра башладык. Законсыз төзелгән корылмалар сүтелеп, асфальт җәелде. Алдагы елда балалар мәйданчыгы, машина кую урыннары булдырачакбыз һәм башка күп фатирлы йортлар өчен мисал итеп күрсәтергә телибез.
4 ел эшләп килүче, Республика Президенты һәм хөкүмәт тарафыннан яклау тапкан үзара салым программасы буенча район үзәгендә беренче тапкыр референдум уздырылды. Белгәнегезчә, әлеге салым нигезендә җыелган 1 сумга дәүләт 4 сум акча өсти. Әлеге акча ишек алларын, пляжны төзекләндерү, урам яктырткычларын кую, су үткәргечләрне яңарту өчен тотылачак.
Көнкүреш калдыкларын җыю буенча районда “ЭКОсервис” компаниясе эшли башлагач барлык тимер контейнерлар заманчаларына алыштырылды. Бу эшләр алга таба да дәвам ителәчәк.
- Сез үз командагызны төзисез. Алга таба да кадрлар үзгәреше көтеләме?
- Ныклы хезмәт сорый торган эш юнәлешләре бар. Шул сәбәпле берникадәр кадрлар алмашу булды. Район башкарма комитетына әлеге эш системасын яхшы белүче Роман Леонидович Исланов билгеләнде. Шулай ук икътисади һәм төзелеш өлкәләрендәге җитәкчеләр алышынды. Заман белән бергә атлыйк дисәк, район өчен яңа идеяләр тәкъдим итүче, креатив фикерләүчеләрнең командабызда булуы кирәк.
- Район икътисадын алга таба ныгыту өчен кече һәм урта бизнесны үстерү кирәклеге сер түгел. Бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла?
- Яхшы сорау. Районның тулаем территориаль продукты күләмендә әлеге бизнеслар керткән өлеш 34 процентны тәшкил итә. Без бу күрсәткечне үстерәчәкбез. Эшмәкәрләр безне үзләренең партнерлары итеп күрсеннәр иде. Ел дәвамында әлеге кешеләр белән берничә тапкыр очраштык. Уртак тел таптык дип уйлыйм. Балык Бистәсендә кече һәм урта бизнес белән эшләргә теләүчеләргә ишекләр ачык. Үземә мөрәҗәгать итеп проектларын күрсәтә алалар. Республикада Авыл хуҗалыгы һәм икътисад министрлыклары аша субсидияләнүче күп төрле программалар эшли. Ул тулы күләмдә биреләчәк.
- 2018 елның төп проекты?
- Төп проектларның берсе итеп район үзәген төзекләндерә башлауны, эшчәнлекне арттыру өчен инвестицияләр җәлеп итүне саныйм. Безгә хезмәткә яраклы һәр кешене эшкә урнаштыру зарур. 50 кеше район мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, 300 дән артык кеше һәр көнне май комбинатына эшкә йөри. Аларның да иртә таңнан юлга чыгып китәселәре килми торгандыр. Сату эше белән шөгыльләнүчеләрне һәм бизнеска аяк басарга теләүчеләргә яңа җитештерү юнәлешләрендә үзләрен сынап карарга тәкъдим итәм.
- Алдагы елда үз эшчәнлегегездә төп юнәлеш буларак нинди мәсьәләләрне күзаллыйсыз?
- Әйткәнемчә, киләсе елны без поселокны төзекләндерү елы дип игълан итәбез. Республика Президенты ярдәме белән бу максатлар өчен 50 миллион сумга якын акча җәлеп итү күздә тотыла. Эшли торган инвесторларыбыз белән янәдән өстәмә инвестицияләр җәлеп итеп поликлиниканы яңа стандартлар һәм гамәлдәге закончалык кысаларында үзгәртү, республикада эшләүче барлык программаларда катнашуны күздә тотабыз. 2019 нчы елда Боз сарае төзиячәкбез. Ул безгә яшьләрне спортка тарту өчен тагын бер этәргеч бирәчәк. Бездә фигуралы шуу, хоккей уйнарга теләүчеләр дә җитәрлек. Һәр спорт объекты ел әйләнәсе эшләргә тиеш.
- Алдагы елларда «Авыл офыклары» газета редакциясе район башлыгы белән «Турыдан-туры элемтә» оештыра иде. Бер ай дәвамында газета укучыларыбызның язма рәвештә биргән сорауларына җаваплар газета битләрендә урын алды. Бу мәсьәләгә Сезнең карашыгыз ничек?
- Бу яхшы традицияне дәвам итик. Әлеге хакта газета аша игълан итәрбез. Ике яклы хәбәрдар булу бик мөһим. Бу безгә дә кайсы өлкәләрдә эшләп җиткермәвебезне аңларга ярдәм итәр.
- Яңа елга нинди өметләр баглыйсыз?
- Яңа елга позитив караш белән атлыйбыз. Агымдагы елда башланган эшләрне тәмамларга тырышачакбыз. Яңа елга яңа команда белән керәбез. Күп мәсьәләләрне хәл итү өчен райондашларыбыз белән аңлашып яшәү кирәк. Бергә булганда гына уй-планнарыбызны тормышка ашырып булачак.
- Балыкбистәлеләргә Яңа ел теләкләрегез?
- Барлык якташларыма саулык-сәламәтлек, түземлек, оптимистик рух телим. Район халкы белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр күп әле. Шуңа күрә бер-беребез белән аралашып торыйк. Райондашлар хезмәт яратучы, тырышлар. Без бергә зур эшләр башкарырга сәләтлебез.
Әңгәмәне
Таңсылу Минһаҗева язып алды
Нет комментариев