Язгы боз мәкерле һәм куркыныч
Язгы боз беренче карашка нык тоелса да, ул бик мәкерле һәм куркыныч.
Көннәр җылыткан саен сулыклардагы боз ныклыгын һәм калынлыгын бик тиз югалта. Тиз агымлы елгаларда яки җылы сулар агып төшә торган урыннарда ерганаклы, кышын су катмаган һәм боз нык булмаган, бигрәк тә елга үзәнендә һәм яр буйларында куркыныч урыннар арта бара. Юка боз үлемгә китерүче куркыныч булырга мөмкин. Зинһар, сак булыгыз, тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!
Шуны да истә тотыгыз: җиде сантиметр калынлыгындагы бозга чыккан өчен 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia