Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь урманчылар слеты

Кукмара районында, Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан республикасы мәктәп урманчылыкларының 7 нче слеты үткәрелде.

«Урман һәм инновацияләр» шигаре астында узган мөһим чарада катнашучылар арасында Балык Бистәсе районы исеменнән Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының Югары Тегермәнлек мәктәбендә эшләүче «Каенкай» түгәрәге алдынгылары Илүзә Гәрәева, Илүзә Кәримова, Дамир Сәлахиев катнаштылар.
 200 кешене җәлеп иткән бу чарада 31 район, Мари-Эл, Чувашия республикасы вәкилләре катнашты.
 Беренче көнне укучылар урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен «Цифрлы урман технологиясе» уен-викторинасында расладылар. Шул ук көнне Гаилә,  Фәнни-технологик үсеш елына багышланган иҗади конкурста катнашып, безнекеләр «Чишмә юлында» исемле театральләштерелгән бию башкардылар һәм югары бәя алдылар.
Икенче көн фәнни-гамәли конкурс белән истә калды. Урманчылыкка юнәлтелгән катлаулы сорауларга дөрес җаваплар табу, ай-һай, җиңел түгел икән ул...
Әлбәттә слетның иң төп өлеше яшь урманчылар әзерләгән күргәзмәләр булгандыр. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының (җитәкчесе дә Н.М.Тәҗмиев) Югары Тегермәнлек мәктәбендә эшләүче «Каенкай «түгәрәгенә йөрүчеләр дә сынатмадылар. Әгәр Татарстан урман хуҗалыгы министры Р.А.Кузюров, мәгариф министры урынбасары С.Р.Андреев, Саба муниципаль районы башлыгы РН.Миңнеханов, Федераль үзәк җитәкчеләре безнең күргәзмәгә аерым тукталып, соклануларын белдергәннәр, ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткергәннәр, эшлекле әңгәмә корганнар икән, димәк, эшебез югары бәяләнгән.
Хәзер инде иң актив яшь урманчы егетебез Дамир Сәлахиевның республика журналистларына биргән интервьюсыннан бер өзек белән дә танышыйк.
– Мин «Каенкай» мәктәп урманчылыгы эшендә инде биш  ел катнашам. Без, дистәләгән егет һәм кызлар, язын-көзен агач утырту, урманнарны чистарту, авыл җирлеге чишмәләрен төзекләндерү эшләрендә актив катнашабыз. Мәктәп янында үз кулларыбыз белән утырткан мини урман шаулап үсә.
Слетта катнашу зур җаваплылык һәм әзерлек таләп итә. Шуңа күрә дә без аңа ел буе әзерләнәбез.
Менә шулай өч көн дәвамында яшь урманчыларыбыз гыйлем эстәп, тәҗрибә уртаклашып, ямьле табигать кочагында ял итеп, көч туплап кайттылар.
Барып кайтуларны, туклануны, истәлек бүләкләре тапшыруны оештырган мәгариф бүлеге мөдире И.Садыйковка, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» җитәкчесе Н.Тәҗмиевка чын күңелдән рәхмәтле алар.

Автор Рамазан Кәбиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса