Яңа Арыш авылы китапханәсендә Фидаил Кәримов белән очрашу узды
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы китапханәсендә Фидаил Кәримов белән очрашу узды

Яңа Арыш авылына хәрби хезмәткәр Кәримов Фидаил махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты.

Мөмкинлектән файдаланып, бу юлы да Яңа Арыш авылы китапханәсендә батыр йөрәкле якташыбыз белән күркәм очрашу кичәсе уздырырга ният иттек.  

Яугиребез белән очрашуга теләге булган һәр кеше катнаша алды. Чарага авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов та чакырулы иде, ул да үзенең сәламләү чыгышында мондый чараны уздыруның мөһимлеген ассызыклап, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә һәм Ватанны саклаучылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегенә ярдәм итүен билгеләде. «Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген хәрбиләр, гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватанны, безне һәм балаларыбызны каһарманнарча саклыйлар, илебезнең киләчәген яклыйлар. Алар – яшьләр өчен үрнәк», диде.

Фидаил  Кәримов 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә. Тумышы белән Ырга авылыннан, Бәтке мәктәбен тәмамланган егет. Бик акыллы, төпле фикерле кеше. Бүгенге көндә аның гаиләсе Яңа Арыш авылында гомер итә.

Чарабыз ирекле әңгәмә форматында узды. Фидаил безнең белән рәхәтләнеп аралашты. Авылдашларыбызга үзенең хәрби хезмәте, көннәре ничек узуы турында, көнкүреш мәсьәләләре, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде.

Авылдашларның да әйтәсе фикерләре, җиткерәсе сүзләре, теләкләре шактый җыелган иде. Кунагыбызга кызыксындырган сораулар да шактый иде: яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре. Фидаил аларның һәрберсенә тәфсилләп, шул ук вакытта гади һәм җитди итеп җавап бирде. Чарада катнашучылар кунакны бик кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Алты дәүләт бүләгенә ия булган авылдашыбыз өчен өлкәннәр дә горурлык хисләре кичереп утырды. Мобилизация башланганнан бирле волонтерлык эше белән шөгыльләнүче Илдус Хафизов та биредә иде. Ул да үзенең чыгышында бик күп эшләр: 6 төрле аш әзерләүләре, төрле район, авыллар белән элемтәдә торуы турында сөйләде. Һәрвакыт ярдәм кулы сузучы Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәдәният йорты каршында Фәнзилә Имамиева җитәкчелегендә эшләп килүче «Мирас» ансамбле коллективы матур җырларын бүләк итте.

Чарага презентация дә әзерләнгән иде. Фидаил белән бәйле фотолар, видеолар күрсәтелде. Авылдашларыбыз ноябрь аенда зәңгәр экраннар аша «Россия 1» каналыннан күрсәтелгән кыскача тапшыруны да биредә карый алдылар. Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган очрашуыбыз чәй табыны артында  дәвам итте. 

Тиздән яугиребез кабаттан юлга җыена. Без аңа сәламәтлек, ныклы рух һәм җиңү телибез.

Фидаил, исән-сау бул! Без сине көтәбез!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире.

 


Нет комментариев