Башкортстанның Тәтешле районында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. "Аның әтисе гармунчы иде, ул җырлады, биеде. Кечкенәдән артистка булырга хыялланды. Укырга кергәнче үк: "Мин җырчы булам", - дип әйтә иде. Ишегалдында, урамда бөтен бала-чаганы җыеп, концертлар куя иде. Кыш көне булса, чыршы утырта итек, балалар аның белән җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнә иде...", - дип искә алып сөйләгән җырчының әнисе Фәния Әзмөхәммәтова Башкорстанның БСТ телеканалына.
Мәгълүм булганча, Хәния Фәрхи 87 яшьлек әнисе янына кунакка кайткан булган. 27 июльдә аның йөрәге туктый. "Балалар кайтты да: "Әни, Хәния китте...", - диләр. Мин: "Кая китте", - дип сорыйм, әллә Казанга кайтып җиткәнме дим, баштан аңламыйча тордым. Аны әле генә балалар озатып, үзләре кунакка гына киткән иде, ә Хәния өенә кайтып китте. Шуннан соң миңа Хәния мәңгегә китте, дип әйттеләр...", - дип сөйләгән Фәния апа кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып.
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев