Күптән түгел район Советының актлар залында аеруча нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем райондашларыбызга республика бүләкләре тапшырылды. Аларны республиканың Хөкүмәте вице-премьеры Марат Әхмәтов тапшырды.
Республика Президенты Указы нигезендә:
Трофимова Мария Ивановна - МБУ "Балалар иҗаты үзәге" методисты - "За доблестный труд" медале белән бүләкләнде;
Мухаметзянов Камил Исхак улы - ООО "Агрохимсервис" механизатры - "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре"-исеменә лаек булды;
Савинов Геннадий Анатольевич, АО "Масловский " баш инженеры - Республика Президенты Рәхмәте җиткерелде;
Кыямов Нурислам Низам улы, ОАО "ВЗП "Балык Бистәсе" механизаторы - республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Почет Грамотасы белән бүләкләнде;
Мусин Илгиз Сәлман улы, ООО "Балык Бистәсе продкорпорациясе" механизаторы - республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Почет Грамотасы белән бүләкләнде;
Мифтахов Илтөзәр Газиз улы, ООО "Балык Бистәсе продкорпорациясе" ветеринар табибы - республика Хөкүмәте каршындагы ветеринария Баш идарәсе Почет Грамотасы белән бүләкләнде;
Динмөхәммәтов Фәнис Мансур улы, Бәтке авыл җирлеге башлыгы - "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Советы" ның Почет Грамотасына ия булды;
Сорокина Надежда Аркадьевна, Балык Бистәсе шәһәр Башкарма комитетының әйдәүче белгече - Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе Почетн Грамотасы белән бүләкләнде.
Нет комментариев