Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гүя, якты нурлар аннан тарала

Кешегә яшәү, кодрәт нуры бирүче, көндәлек уңайлыклар тудыручы могҗизаи энергия белән кемнәр идарә итә? Болар бик тә җаваплы һөнәр ияләре—энергетиклар. Минем бу язмам да авылыбызны, тормыш объектларын, производство биналарын өзлексез электр уты белән тәэмин итеп торучы егетебез - Самат Кәримуллин турында.

Ул  электр эшенә кечкенәдән кызыгып үсә. Магнитофон-радиоалгычларны, кыскасы, электр белән бәйле нинди генә аппаратура булмасын, сүтеп, яңадан җыю аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе була.

Самат урта мәктәпне тәмамлагач, һөнәри белем бирү көллиятенә юл тота. Кулына диплом алган егетне колхоз председателе Нурислам абый Сәләхиев (инде мәрхүм) авылга электрик булып эшкә кайтырга чакыра.

-  Һөнәрем буенча яхшы гына эшкә урнашкан идем. Тик әти дә колхоз рәисенең чакыруын хуплап дәшкәч, каршы килә алмадым.Төпчек тә бит,  нигездә калу минем бурыч иде - ди Самат абый. Инде сайлаган һөнәре  буенча хезмәт юлын башлаганга да 30 елдан артык вакыт узган. Шушы вакыт эчендә нинди генә эш башкармаган да, нинди генә сынаулар узмаган, рәхмәт сүзләре ишетмәгән ул!? Авылыбызның һәр кешесенә аның файдасы тими калмагандыр. Ул беркайчан зарланмый. Киресенчә, кешеләргә ярдәм итүдән ямь таба. Ял көннәрендә дә аны борчучылар табыла. Кемнеңдер уты сүнеп киткән, кемгәдер счетчик урнаштырырга кирәк, кемдер яңа йортка күчәргә җыена...

Ул үз эшенең чын остасы. Аның хезмәтеннән бөтен авыл халкы канәгать. Бу һөнәр ияләренә  елның теләсә кайсы фасылында- кышкы салкын бураннарда да, көзге яңгырларда да эшләргә туры килә. Бигрәк тә табигать дуамаллыгы вакытларында утлар еш сүнә. Ә ул һәрвакыт ышанычлы постта. 

Самат абый эштән бушаган вакытларында авыл мәдәният йортына ашыга, биредә үткәрелә торган чараларда бик тә теләп катнаша,  матур игеп җырлый, шигырьләр укый ул. Гаиләсенә дә бик игътибарлы. Олы яшьтәге әти -әнисенә, алар бакыйлыкка күчкәнче хөрмәте зур булды аның. Ата-ана өчен балаларының тәрбияле булуыннан да зур бәхет юктыр ул. Самат Газизҗан улы үзенең хезмәти гамәлләре, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк.

Без егерме беренче гасырда яшибез. Һәр көнебез, сәгатебез электр уты белән бәйле. Ә безнең янәшәбездә Самат Кәримуллин кебек үз осталарының булуы–күңелебез мөхитенә үзенә күрә бер якты ышаныч нурлары өсти.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса