Җәмгыять
Гомерләрнең кадерен белик...
Көзге көн сагышлы диләр. Ә ул көтмәгәндә безгә хәсрәтен дә өстәде. Шушы көннәрдә иң кадерле кешебез, тормышыбыз терәге Вахит Вәли улы Галиуллинны мәңгегә югалттык. Мәңгегә дип әйтүе дә авыр. Әле дә янәшәбездә аның сулышын, яшәешен тоябыз кебек. Катлаулы операцияләр кичерсә дә тормышны яратып яшәде, рухы көчле иде аның. Һәркемгә булышты,...
Көзге көн сагышлы диләр. Ә ул көтмәгәндә безгә хәсрәтен дә өстәде. Шушы көннәрдә иң кадерле кешебез, тормышыбыз терәге Вахит Вәли улы Галиуллинны мәңгегә югалттык. Мәңгегә дип әйтүе дә авыр. Әле дә янәшәбездә аның сулышын, яшәешен тоябыз кебек. Катлаулы операцияләр кичерсә дә тормышны яратып яшәде, рухы көчле иде аның. Һәркемгә булышты, эчкерсез ярдәм кулын сузды. Шуңа күрә дә үзебез яшәгән Урахча авылында гына түгел, янәшә авылныкылар да хөрмәт итте аны. Соңгы юлга озатырга килгән халыкның күплеге дә шуны дәлилләде. Казан, Ульяновск шәһәрләреннән, район үзәгеннән, күрше-тирә авылдан килгән дус-туганнарның, таныш-белешләрнең чиге булмады. Мораль һәм матди ярдәм күрсәткән һәр барчасына да рәхмәтебез чиксез. Мәрхүмне туган авылы Күгәрчендә җирләдек. Күгәрченлеләргә, үзем эшләгән мәктәп коллективына, район мәгариф җитәкчелегенә, күрше-тирәләргә дә рәхмәтем зур. Барыгызга да саулык, гаилә тигезлеге телим. Һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын, гомернең кадерен белегез, кайгы-хәсрәтләр берүк килмәсен!
Роза Шәйдуллина.
Урахча авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев