Гомер сукмакларын шулай ялгыз гына сүтәбез
Җәмгыять

Гомер сукмакларын шулай ялгыз гына сүтәбез

" Чит кешедәй"

Хәзер инде бер - беребезгә

Дус та ,дошман да түгел.

Чит кешедәй үтеп киттем,

Синең яннан мин бүген.

Хәл - әхвәлләр сорашмадык,

Бик сорыйсы килсә дә.

Онтылмый үткән көннәр,

Онытылды дисәк тә.

Күз карашлары очрашты,

Күңел алды тилпенеп.

"Дәшми үтмә,дәш инде"-дип,

Алды йөрәк җилпенеп.

Тик горурлык баш күтәрде,

Кирәкми дип туктатты.

Акыл " ялгышасың" - диеп,

Керфекләрне чылатты.

Хәзер инде бер - беребезне

Күрми генә үтәбез.

Гомер йомгакларын шулай

Ялгыз гына сүтәбез.

Автор : Гөлчәчәк Газизова.

 

фото

playcast.ru


Нет комментариев