Гөлназ Сираевага тәкъдим ясаганнар
Җәмгыять

Гөлназ Сираевага тәкъдим ясаганнар

Гөлназ Сираевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.

 Әлеге хәбәрне ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Җырчы сәхифәсенә зур роза букеты һәм йөзек куйган. «Дотанцевались! Безнең хатын-кызлар клубында ниндидер БУМ», – дип яза ул.

Гөлназ соңгы арада бер егет белән кочаклашып һәм биеп төшкән фотоларын куйган иде. Тик ул сөйгәненең йөзен күрсәтмәде. Кияү егете һаман да сер булып кала. 

Сәхнәдәш дуслары җырчыны ихлас тәбрикли. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/golnaz-siraevaga-takdim-yasagannar-5858340


Нет комментариев