Ул үлеме алдыннан язу калдырмаган. Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко. "Бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында ир-ат гәүдәсе табылды, җәзалау эзләре...
Ул үлеме алдыннан язу калдырмаган.
Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко.
"Бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында ир-ат гәүдәсе табылды, җәзалау эзләре юк. Ир-ат буылу аркасында вафат дип фаразлана. Үлеме алдыннан ул язу калдырмаган", - дип сөйләде Инга Мазуренко.
Фото:
http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/glshat-kotenkovany-terd-gaeplngn-danil-kotenev-z-zen-kul-salgan
Нет комментариев