Күп кенә бакчачылар аларны кышка сакларга куйганда, янәшәсенә сарымсак куеп калдыра икән. Болай итәргә өлгермәгән булсагыз борчылмагыз. Ул утыртыласы җиргә сарымсак төнәтмәсе (10 литр суга 40-50 гр изелгән сарымсак; бер тәүлек төнәтеп сөзеп аласыз) сибегез. Алай ирендерсә, гладиолус янына сарымсак утыртыгыз. Гладиолуслар янәшәсенә бәрхет чәчәге, настурция һәм календула да утыртыгыз. Утыртыр алдыннан бер-ике сәгать марганцовка эремәсендә тотыгыз. Бүлбеләре зуррак булган саен, тирәнрәк утыртыгыз.
Гладиолуслар күзне гел иркәләп чәчәк атып утырсын дисәгез, аларны 10-12 көн аралыгы белән төрле срокта утыртыгыз.
фото из соц.сетей.
Нет комментариев