Гашура көнендә тоткан ураза үткән елдагы гөнаһларны гафу итә
Һиҗри календарь буенча, Мөхәррәм ае яңа елыбызны башлап җибәрде. Мөхәррәм башка айлардан нәрсәсе белән аерыла соң?!
Моны белү өчен, сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ түбәндәге хәдисенә күз салу да җитә: “Рамазаннан кала, ураза тоту өчен иң хәерле ай – Мөхәррәм ае” (Мөслим риваяте). Хәдистә әйтелгәнчә, бу айда мөселманнарга нәфел уразасы тоту хәерле булып, ул аерым бер өстенлеккә ия, чөнки “иң хәерле ай”, – дип әйтелә. Шулай булгач, без дә мөмкин булганча күбрәк ураза тотарга тырышыйк.
Бу айның тагын бер фазыйләте бар, ул – Гашура көне. Пәйгамбәребездән ﷺ Гашура көнендә ураза тотуның фазыйләте турында сорагач, ул аның хакында: “Үткән елдагы гөнаһларны гафу итә”, – дип җавап кайтарган (Мөслим риваяте). Гашура көне ул Мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә. Пәйгамбәребез ﷺ үзе бу көнне ураза тоткан һәм өммәтен дә шуңа чакырган. “Икенче елга калсам, тугызы көнне ураза тотар идем”, – дигән ул (Мөслим риваяте). Әлеге хәдискә нигезләнеп, галимнәр: “Бу ике көндә ураза тоту сөннәткә якынрак”, – диләр.
Пәйгамбәребез ﷺ үзе унынчы көнне тота торган булган һәм соңгы елында: “Тугызы тотар идем”, – дип әйтеп калдырган. Шуңа да Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы көннәрендә ураза тотарга тырышырга кирәк безгә, кардәшләрем. Бу игелегебез гөнаһларыбызның гафу ителүенә сәбәп була ала.
Быел Гашура көне 8 августка туры килә, шуңа да 7 һәм 8 августта ураза тотсак, бик тә хәерле булачак, ике көн тотарга көч җитмәсә, бер генә көн тотсак та була. Кемнәрнедер, бәлки, “өч көн дә ураза тотарга ярыймы икән”, дигән сорау борчыйдыр. Әйе, әлбәттә, 7, 8, 9 август көннәрен уразада үткәрсәк, бик яхшы, игелекле гамәл кылган булырбыз.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/gashura-knend-totkan-uraza-tkn-eldagy-gnalarny-gafu-it
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа