Габдулла Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебезнең горурлыгы.
Шагыйрь нибары 27 ел гына яши. 7-8 ел вакыт эчендә иҗат иткәне дүрт том тәшкил итә. Ул бик күп эшли, яза, Россиянең төрле шәһәрләрендә булырга өлгерә. Шуның өстенә сәламәтлеге дә начарая. Торыр почмагы, барып сыеныр туганнары, байлыгы да булмый, ләкин милләтне артка сөйрәүчеләрне, наданнарны тәнкыйтьли торган үткен каләме була. Шагыйрь халыкның рәхимсез изелеп яшәвен тирән әрнүләр белән кичерә, азатлык, якты көн киләчәгенә өметен өзми. Изүчеләргә нәфрәтен белдергән шигырьләре халыкны өметләндерә, көрәшкә өнди.
Шагыйрь үзенең язмышын, бәхетен һәм бәхетсезлеген татар милләте язмышы белән бәйли. Милләтебезне алга киткән башка халыклар рәтендә күрү - язучының иң зур теләге.
Романовларның тәхеткә килүләренә 300 еллык бәйрәм уңаеннан, башка шагыйрьләр кебек, Г.Тукай да “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре”дигән шигырь яза. Ул әлеге шигырендә татар халкына хокуклар таләп итә. Романовлар ил белән идарә иткән чорда татарлар михнәт күреп яшиләр. Ләкин шагыйрь милләтебезнең бәхетсезлегендә рус халкын бер дә гаепләми.
«Рус белән тормыш кичердек
сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт
вә әхлак алмашып»,
- дип, татар белән русларның гомер буе бер–берсе белән аралашып, дус яшәве турында яза.
«Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?-
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп», - дигән сүзләр күп гасырлар буе яшәп килгән дуслыкның, бергәлекнең дәвам итәчәген дә әйтә.
Милләт өчен, аның иреге өчен көрәшүче Габдулла Тукай гаять кыю кеше булып күз алдына килә. Карап торырга оялчан гына булып күренгән шагыйрь заманының иң батыр кешесе булган, ачы хакыйкатьне әйтергә курыкмаган.
Габдулла Тукай – халкыбызның таянычы, йөз аклыгы. Якты һәм мәңге балкып торачак кояшы ул.
Рушания Сибгатова,
“Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Олы Елга авылы.
Нет комментариев