«Евровидение-2019» бәйгесенә кем барасы билгеле булды
Быел 14-18 майда Тель-Авивта узачак «Евровидение» музыка бәйгесендә Россияне Сергей Лазарев тәкъдим итә.
Бу хакта Риа-Новости хәбәр итә. Лазаревның әлеге мәртәбәле җыр бәйгесендә катнашканы бар иде. 2016 елны Стокгольмда ул 3нче урынны алды. Тамашачы тавышы саны буенча лидер булса да, баллар суммасы буенча җиңүче була алмады.
фотоbukmeker.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia