«Евровидение-2017» Россиядә узарга мөмкин
Җәмгыять

«Евровидение-2017» Россиядә узарга мөмкин

"Евровидение" җыр конкурсы финанс проблемалары булу сәбәпле, Украинада узмаска мөмкин. Бу хакта Telegraph британия басмасына сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.

- "Евровидение" алда җиңеп чыккан илдә узарга тиеш, әмма бу чара Украинага бик кыйммәткә төшкәнлектән, конкурс Россиядә үткәрелергә мөмкин, - дип яза британия газетасы.
Исегезгә төшерәбез, "Евровидение 2016" конкурсында Украина җырчысы Джамал - беренче, ә Россия данын яклаучы Сергей Лазарев икенче урын алган иде.
Чыганак: shahrikazan.com
фото: m.new.hello.ru


Нет комментариев