"Эссе" егете Нияз Вәлиев дүртенче тапкыр әти булды!
Җәмгыять

"Эссе" егете Нияз Вәлиев дүртенче тапкыр әти булды!

"Эссе" төркеме солисты Айрат Ильясовны күреп, ишетеп торабыз: ул телетапшыру да алып бара, радиода да эшли. Ә менә Нияз Вәлиевны халык югалтты. Баксаң, Нияз студиядә артистларга җырлар язу, җырларга аранжировка ясау белән шөгыльләнә икән. Ул гына да түгел, күптән түгел Ниязның дүртенче баласы туган!

- 8 октябрь көнне дүртенче балабыз Сафия туды. Олы улыбыз Кәримгә - 8, Әнвәргә - 5, кызыбыз Ясминәгә 3 яшь. Казанда үз фатирыбызда яшибез. Бүгенге көндә яраткан эшем белән шөгыльләнәм: танылган артистларга җырлар язам, аранжировка ясыйм. Тормышымнан канәгатьмен, Аллага шөкер. Әлегә кабат сәхнәгә чыгу теләге белән янмыйм. Яңа җырлар да бар, ләкин аларны дөньяга чыгару, клип төшерү бик чыгымлы, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Нияз Вәлиев.


Вәлиевлар гаиләсен тагын бер мәхәббәт җимешләре туу белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхет телибез!

Артистлар тормышыннан башка яңалыклар монда.


Эльвира ШАКИРОВА


Нет комментариев