Эшмәкәрләр, белми калмагыз!
Җәмгыять

Эшмәкәрләр, белми калмагыз!

1-3 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак

Җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк.

"Татар-информ" Васил Шәйхразиев VII "Авыл эшмәкәрләре" форумын үткәрүгә бурычлар куйды, дип хәбәр иткән идек.

фото татар информ.

http://www.atnya-rt.ru/ru/the-news/item/16778-eshmәkәrlәr-belmi-kalmagyiz.html


Нет комментариев