Узган көнне җырчының сөйгән яры Инзилә инстаграмында никах күлмәге киеп фотога төшкән.
Әлеге фото инстачылар арасында имеш-мимеш тудырган.
Фотосурәт астында: «Безгә туй көтәргәме?», «Кемгә кияүгә чыктың?», «Иң матур кәләш! Бәхетле булыгыз, бер-берегезне аңлап яшәргә язсын», дип комментарийлар калдырганнар.
Инзилә исә бары тик: «Фотосессия өчен рәхмәт», дип яза. Кем белә, бәлки Радик чыннан да тиздән өйләнер?
http://www.sahne.ru/news/xeberler/elvin-grey-tizdn-ylnchkme-ll
Нет комментариев