Электрон рәвештә дә була
«Тору урыным буенча теркәлергә телим. Бу хезмәтне башкару өчен дәүләт хезмәте порталыннан файдаланып буламы? Р . Мөхәммәтҗанов».
Әлеге сорауга Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе миграция буенча эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Әлфия Әлмөхәммәтова җавап бирде.
-Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе миграция бүлеге Рәсәй Федерациясе гражданины паспортын бирү (тапшыру), Рәсәй Федерациясе гражданины һәрдаими яшәү урыны, тору урыны буенча теркәү һәм теркәлүдән алу кебек хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтә.
Аны Бердәм Дәүләт хезмәте күрсәтү порталында www/gosuslugi.ru. алып була. Башта ул порталда теркәлеп, почта яки күп функцияле үзәктә аны активлаштыралар. Моның өчен паспорт һәм пенсия иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС) кирәк. Ул озак вакытны алмый.
Гаризаларны Бердәм Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша бирү чиратлар торудан азат итә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында биреп була, административ киртәләрне узарга, дәүләт хезмәте күрсәтүне мониторинглап (күзәтеп) торырга булыша.
Гаризалар Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе миграция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер эш көнендә карала һәм шәхси кабинетка мәгълүматы җибәрелә.
фотоkzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia