“Эчмә, әтием!”
Авылга кайткач, хәлләрен белеп чыгыйм әле дип, күршеләремә кердем. Алар әле яшь гаилә. Ике балалары үсә. Кызлары - алтынчы, уллары икенче сыйныфта укый.
Шәфкать туташы булып эшләүче Ләрисә, елый-елый ашарга әзерләп йөри. Исәнлек-саулык сорашкач, сүзен дәвам итте:
-Күпме түзәргә, күпме кеше өендә кунарга була?! Балаларга дәрес әзерләргә дә мөмкинлек юк бит. Ни җитмидер бу кешегә?! Эштән кайтуына аш пешкән, юылган, җыелган. Шул арада эштән исерек ире дә кайтып керде. Мин булгач, тузынып тормады, барып караватына ауды. Малай күңелсез генә өстәлдә нәрсәдер язып утыра. Янына килеп утырдым. Язуы матур, хәрефләре энҗе кебек тезелгән. "Бик матур итеп нәрсә язасың?" - дим. "Әтием, эчмә!" - дип, хат язам. Әти эчкән көннәрдә миңа күңелсез булуын, әнинең дә, апамның да, минем дә елавымны язарга уйлыйм. Әйткәнне генә аңламый бит. Ә мондый хатны ямьсез итеп, хаталы итеп язып булмый. Улының дәү үскәнен күрсен", - диде ул, олыларча җитди итеп. Сүзсез калдым. Эчүчелекнең юньлегә илтмәвен сигез яшьлек малай да белә. Нигә соң әтиләр белми? Нигә алар балаларының бәхете куелган үлчәүнең икенче тәлинкәсенә шәраб шешәсе утырталар? Барлык балаларның да бәхетле буласы килә бит. "Ничек аңлатырга, ничек ярдәм итәргә соң бу бәхетсез гаиләләргә? - дигән борчулы сораулар белән чыгып киттем мин алардан. Шулчак: "Их, Зәйдә бар иде бит "Оптималист" клубы. Анда йөрүче күпме кешенең күңел тәрәзәләре һәрнәрсәгә ачылды. Алар туган җирнең гүзәллеген, янында бөтрелеп йөрүче сабыеның шатлыклы көлүен, пар канатының ягымлы елмаюын, туганнарының җылы карашын тойдылар. Чөнки алар аек. Яңа тормыш сукмагыннан атлап китәргә ярдәм иткән клуб җитәкчеләре Сергей Матрухов һәм Илшат Газизҗановларга никадәрле рәхмәт сүзләре яуды ул чакта. Клубта үткәрелгән курсларны үтүчеләрнең шатланып әйткән сүзләре хәзер дә колакта яңгырап тора. "Без яңача яши, тормышка башка күзлектән карый башладык". "Безнең гаиләдән тәмәке тарту, аракы эчү кебек яман чирләр бөтенләйгә китте". "Тормыш авырлыкларына карамастан, безнең йортта гаилә учагы сакланып калды. Сүнәм, бетәм дип торган учакта яңа ялкын кабынып, тирә-яктагыларга да җылысын бирә башлады". Аларның бу сүзләрен тыңлагач, аек акыл белән яшәүчеләр сафының тагын да артуына күңелләребез үсеп, сөенеп китә иде.
Клубта гаиләләрдән торган бердәм, дус коллектив тупланган иде. Без һәр чәршәмбе көнне кич белән клубка җыелабыз. Өстәл артында чөкердәшеп чәй эчеп утыру, туарылып ял итү күңелгә тынычлык бирә. Иртәнгесе көнгә өмет, ышаныч уята, уен-көлкеле, җырлы-биюле кичәләре, якшәмбе көннәрендә оештырыла торган мунчалары, күрше төбәкләргә җыелышып кунакка йөрүләре ни тора! Без үз клубыбызда гына бикләнеп ятмыйча, Мәскәү, Ленинград, Чиләбе кебек зур шәһәрләр ивановчылары, оптимистлары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәдек. Балалар да әти-әниләре янында. Алар да сәламәт яшәү рәвешенә күнегә бардылар. Әти-әниегез белән бергәләп көзге урманга барганыгыз, дөньяның бар мәшәкатен онытып волейбол уйнаганыгыз, термостан агызып, авызыгызны пешерә-пешерә кайнар чәй эчкәнегез бармы сезнең?! "Оптималист" балалары әти-әниләре белән бергә ел саен ял көнне көзге урманга әнә шундый сәяхәт кылдылар. Татарстанның алты шәһәреннән килгән оптималистлар белән Бөгелде, Баграж күле буенда 3әр көн рәхәтләнеп ял итә идек. Иртәнгә кадәр учак янында җыр-биюләр тынып тормады. Әгәр күңел ачуны шешәдән башка күз алдына китермәгән берәүне шушы кичәгә алып килеп күрсәтсәң, исерткеч эчемлекләр кулланмыйча да ничек күңелле итеп, рәхәтләнеп ял итеп булганына ул, һичшиксез, ошаныр иде.
"Их, шушы күңелле мизгелләр кире кайтса иде", - дип уйланып утырганда, минем теләгемне ишеткәндәй Илшат Газизҗанов шалтырата:
-Фәния Хәйдәровна, мин "Оптималист" клубы эшен яңадан торгызырга уйлыйм. Сез моңа ничек карыйсыз?
-Илшат Мәгъсүмович, бик шатланып сезнең теләгегезгә кушылам, - дидем.
Клубның төп максаты кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне яман гадәтләрдән - эчкечелек, наркоманлык, тәмәке тартудан коткару, позитив фикер йөртеп яшәргә өйрәтү.
http://zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/echm-tiem
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев