Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче ”Вдохновение” вокаль түгәрәге яшь таланты Диана Сибгатуллина Казан шәһәрендә узган Халыкара конкурста җиңү яулады.
Ул ”Наш край” җырын башкарып I дәрәҗә Дипломга ия булды. Диананың остазы Надежда Фоминага исә яшьләрне мәдәни тәрбия кылуда керткән өлеше өчен “Хрустальное сердце мира” Халыкара фестивале хәрәкәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев