Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Татар-информ» язуынча, 6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать...
Узган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Татар-информ» язуынча, 6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать эчендә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.
Көчле җил шулай ук Дәүләкән шәһәре Үзәк район хастаханәсенең түбәсенә зыян китергән, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә - реклама баннерларын, Уфада һәм Благовещенск районында агачларны аударган.
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
фото
Нет комментариев