Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Даими тору урыннары булмаган кешеләр баланы уллыкка ала алмый

Татарстан Гаилә кодексының 116нчы маддәсенә үзгәрешләр кертелә.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советына "Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 116нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы канун проекты кертелде.

Проект Татарстан Гаилә кодексын 2017 елның 30 октябрендәге "Россия Гражданлык процессуаль кодексының 271 маддәсенә һәм Татарстан Гаилә кодексының 127нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль канунга яраклаштыруга юнәлтелгән.

Алдагы Россия Гаилә кодексының гамәлдә булган редакциясендә даими тору урыннары булмаган кешеләр баланы уллыкка ала алмый, диелгән. Федераль канун нигезендә кертелгән үзгәрештә аз санлы халыкка кергән күчмә халык шулай ук уллыкка алынучы бала җирле аз санлы халыктан булган очракта, баланы уллыкка ала ала.

Шушы уңайдан, Татарстан Гаилә кодексында Россия Гаилә кодексында күрсәтелгән норма булдырыла, тиешле үзгәрешләр республика Гаилә кодексының 116нчы маддәсенә кертелә.

Канун проектын республика парламенты депутатлары Татьяна Воропаева, Виктор Смыков һәм Руслан Юсупов әзерләгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156991/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев