Чегәннәргә ышанган
Җәмгыять

Чегәннәргә ышанган

Әлки районының Урта Биктимер авылында чегәннәр, йорт хуҗасының ышанычын яулап, өйдән телевизорын, самавырын, акчасын алып чыгып киткәннәр. Чегән милләтеннән булган бер ир-ат һәм ике хатын-кыз, кыйммәт бәядән төсле металл җыябыз, дигән булып, өлкән яшьтәге ханым яшәгән өйгә керәләр. Үзләрен чәй белән сыйлаган пенсионерны сөйләндереп, елгыр кунаклар шул арада өйдән акча...

Әлки районының Урта Биктимер авылында чегәннәр, йорт хуҗасының ышанычын яулап, өйдән телевизорын, самавырын, акчасын алып чыгып киткәннәр. Чегән милләтеннән булган бер ир-ат һәм ике хатын-кыз, кыйммәт бәядән төсле металл җыябыз, дигән булып, өлкән яшьтәге ханым яшәгән өйгә керәләр. Үзләрен чәй белән сыйлаган пенсионерны сөйләндереп, елгыр кунаклар шул арада өйдән акча һәм башка әйберләрне эләктереп чыгалар һәм юк та булалар. Бәхеткә, хокук сакчылары каракларның автомобиль номерын һәм шәхесләрен ачыклый алган. Хәзер тикшерү бара.

http://beznen.ru/online/news/chegennerge-ishangan/

фото сайттан


Нет комментариев