Сишәмбе, 18 августта, республикада аязучан болытлы һава торышы, төнлә бераз яңгыр, кайбер урыннарда көчле яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем көтелә.
Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан төшәргә, урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +10..+15 градус тәшкил итте, көндез исә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәя. Көндез башкалада һава температурасы +22..+24 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев