Бу машина йөртүчеләр ниләр генә кыланып карамый
Җәмгыять

Бу машина йөртүчеләр ниләр генә кыланып карамый

Мәскәү үзәгендә Яңа Арбат һәм Новинск бульвары киселешендә АМР дәүләт сериясе номерлары белән "Мерседес" автомобиле ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. ЮХИДИ хезмәткәрләре АМР дәүләт сериясе номерларын салдырып алган. Алар Федераль куркынычсызлык хезмәтенә (ФСБ) беркетелгән, әмма хәзергә әлеге автомобильнең кемнеке икәнлеге ачыкланмаган. Агентлык мәгълүматлары буенча, урынга бик...

Мәскәү үзәгендә Яңа Арбат һәм Новинск бульвары киселешендә АМР дәүләт сериясе номерлары белән "Мерседес" автомобиле ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

ЮХИДИ хезмәткәрләре АМР дәүләт сериясе номерларын салдырып алган. Алар Федераль куркынычсызлык хезмәтенә (ФСБ) беркетелгән, әмма хәзергә әлеге автомобильнең кемнеке икәнлеге ачыкланмаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, урынга бик күп полиция хезмәткәрләре җыелган. Гаммәви матбугат чараларына, аерым алганда, телеканал хезмәткәрләренә һәлакәт урынын төшерүне тыйганнар.

фотоadminn.website

http://www.tulachi.ru/tt/2016-02-03-07-43-00/item/7999-mәskәү-үzәgendә-җiңel-mashina-yuhidi-hezmәtkәren-bәrderep-үtergәn.html


Нет комментариев