Бу көннәрдә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары бердәм рәвештә Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларның символларына тавыш бирәләр. Әйтик, атна башында район үзәк хастаханәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, казначейство, редакция хезмәткәрләре тулысынча Казанны яклап смс-хәбәрләр җибәрделәр. Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, димәк, әле һәркайсыбызга өлешебезне...
Бу көннәрдә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары бердәм рәвештә Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларның символларына тавыш бирәләр. Әйтик, атна башында район үзәк хастаханәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, казначейство, редакция хезмәткәрләре тулысынча Казанны яклап смс-хәбәрләр җибәрделәр. Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, димәк, әле һәркайсыбызга өлешебезне кертергә вакыт бар.
***
Россия Үзәк банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларның символларына конкурс игълан иткән иде.
Шул рәвешле Россиядә акча рәсеме беренче мәртәбә бөтен халык тавышына карап сайлана. Әлеге яңа акчаларны 2017 елда бастыра башлаячаклар. Мәгълүм булганча, символлар арасында Казан Кремле финалга үтте. Тавыш бирү төгәлләнергә бары тик ике көн вакыт калды. Конкурс 7 октябрьдә төгәлләнә.
Шуңарчы тавыш бирүдә катнашуыбыз - зур кыйммәткә ия!
Тавышны интернеттагы http://твоя-россия.рф сайтында бирергә була.
Нет комментариев