Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты баш белгече Ильвера Касыймова Балык Бистәсе районында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Ильвера Касыймова Түбән Тегермәнлек авылында туган. Югары белемле. Казан дәүләт педагогия университетының «Татар теле һәм әдәбияты» факультетын тәмамлый.
1980-1982 нче елларда – Яншык, 1982-1999 елларда Бәтке урта мәктәбендә, 1999-2009 нчы елларда Балык Бистәсенең икенче мәктәбендә эшли.
2009-2016 нчы елларда район мәгариф бүлегендә милли белем бирү буенча методист, татар хатын- кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, 2016 - 2019 нчы елларда Казан шәһәренең Совет районы мәгариф идарәсендә милли белем бирү һәм укыту-методик секторының төбәкара багланышлар бүлеге методисты.
Хәзерге вакытта Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетында баш белгеч (тәрҗемәче) булып эшли.
Автор Ильвера Касыймова
фото от автора.
Нет комментариев