Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) түбәндәге доганы иртә һәм кичен укыган.
«Әгүзу бикәлимәтилләһи тәммати мин шәрри мә халәк» («Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең саклачы).
Пәйгамбәребез, оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен, әлеге доганы укыган:
«Әгузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма» («Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам).
Нет комментариев