Битараф булып яшәмик
Шундый чорда яшибез. Бер беребезгә игътибарлы булсак иде.
Минем участокта 60 яшьтән 90 яшькә кадәр 200 пенсионер яши. Алар арасында олы яшьтәге хәле бик авырлары да бар. Аларга социаль яклау бүлеге белән берлектә караучылар эзлибез. Мөмкин булган кадәр үзем дә булышам. Түләүләрен түлим, кирәк-яракларын алып кайтып бирәм. Миңа да 18 яшь түгел. Айгөл Камиловнага рәхмәтлемен, ул волонтерлар белән булыша. Әбиләрем волонтер Равил Миннехановка мең рәхмәтле. Ул әйтү белән килеп тә җитә, бар кирәк-яракны алып килә дә. Исән-сау яши күрсен.
Язмамны ничек яшәп була икән бар нәрсәгә битараф булып, дип башлаган идем. Яшь кешегә күршесендәге ялгыз әбидән, берәр әйбергә мохтаҗ түгелме сез, берәр йомышыгыз юкмы дип сораса, күршесенең күңеле булыр иде. Зурлап хәлен белгән өчен никадәр теләк тә теләр иде.
Подъезга-баскычларга чит әйберләр куярга ярамаганны һәр даими кисәтеп торам, белдерүләр эләм. Шуңа карамастан, хәтта подвал ишегенә терәтеп тә велосипедларын һаман куялар. Төн уртасында берәрсен су басса, мин подвалга төшеп кранны ябам. Шундый очракта мин нишләргә тиеш дип уйлыйлар икән? Андый очрак һәрдаим булып тора. Ярый МЧС һәм УК килә ярдәмгә, теләгәннәргә алар аңлата.
Әз генә башкаларның эшен дә хөрмәт итсәләр, аларга да хөрмәт артыр иде.
Райлә Фатих,
“Лидер” иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia