Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Биниһая күпкырлы юнәлештә эшли алар

Бу атнада муниципаль берәмлекләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Ни генә әйтсәк тә, бүген аларның "җилкәсендә" шактый авыр йөк һәм зур җаваплылык. Авыл җирендәге нинди генә мәсьәләгә килеп терәлсәң дә, алар өчен беренче нәүбәттә җирлек җавап тота. Халыкча әйтсәк: "тавык та чүпләп бетермәслек" гамәлләр кыла алар. Авыл җирлекләренең бүгенге яшәеше, бурычлары хакында киңәебрәк сөйләшү өчен район Советы рәисенең урынбасары Ильнур Ибраһимовны сайлауны мәслихәт күрдек. Түбәндәге гәп минутларыбыз аның белән булды.

- Ильнур Галимович, бүгенге авыл җирлекләренең тормыштагы тоткан роле турында кыскача гына тукталып үтсәгез иде?

- Чыннан да авыл җирлекләре урындагы мең дә бер мәсьәләгә җавап бирүчеләр алар. Кеше туудан башлап, аны теркәү, язылыштыру, хәрби хезмәткә озату, авылны төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау, социаль тармакларның эшчәнлеген күзәтчелегендә тоту, тагын әллә ни кадәр җаваплылык. Шушы мәсьәләләрне бер генә минутка күз уңыннан ычкындырмаска кирәк.

- Сүз дә юк, авылның йөзе авыл җирлекләренең ни дәрәҗәдә үз эшләренә җаваплы карауларына бәйле. Бу уңайдан кайсы җирлекләрнең эшчәнлеген үрнәк итеп күрсәтер идегез?

- Шөкер, андыйлар арабызда аз түгел. Алар арасында да бер башка өстеннәр шактый. Бүгенге көндә шундыйлардан Күгәрчен (авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин), Яңа Арыш (Хәлим Зарипов), Шомбыт (Николай Сергеев), Анатыш (Камил Җамалиев) авыл җирлекләрен атар идем. Әле күптән түгел генә бу вазыйфага сайлануына карамастан, Күки җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов халык арасында хөрмәт казанырга өлгерде.

Әйтик, соңгы еллардагы Күгәрчен авылындагы уңай үзгәрешләр авылның инфраструктурасын нык заманчалаштыруга китерде. Күгәрченлеләр үзара салым мөмкинлекләрен бик отышлы итеп файдалана беләләр. Су, юл мәсьәләләрендә проблеманың үзвакытында чишелеш табуын да шуңа бәйләп аңлатасы килә. Яңа Арыш җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов та үз вазыйфаларына бик җаваплы карый, авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерүдә җан атып йөрүчеләрнең берсе дияр идем аны. Авылның социаль дәрәҗәсе, төзеклеге югары икән, бу сүз дә юк, Хәлим Сәлимовичның тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Ә авыл җирлекләренең эшчәнлегенә кагылышлы мондый мисалларны берничә дистәләп китерергә мөмкин булыр иде.

- Инде бәйрәм көннәрендә сөйләшәбез икән, берничә теләгегезне дә ишетәсе һәм җирлекләрдә эшләүчеләргә җиткерәсе иде.

- Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Халыкның абруен казанып, алар белән уртак тел табып авылның тулы канлы яшәешенә ирешсәләр иде. Шәхсән үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек юлдаш булсын, дигән теләктә калам.

Әңгәмәдәш

Вазыйх Фатыйхов.

Фотосы: http://cs626519.vk.me/v626519289/4bfc/N8U7bIXtdVM.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм муниципаль берәмлекләр