"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Җәмгыять

"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була

27 марттан "Җиңү" лоукостеры "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар ача.

27 марттан "Җиңү" лоукостеры "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар ача. "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була, дип хәбәр итә "Бигеш" халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

16 февральдә билетлар сату башланды. Төньяк башкалага даими рейслар заманча Boeing 737-800 лайнерларында түбәндәге расписание буенча башкарылачак: самолет 27 март-17 апрель - сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә. 18 апрельдән 27 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча.

Минималь билет бәясе, барлык аэропорт җыемнарын исәпкә алып, 499 сум тәшкил итә, диелә әлеге хәбәрдә.

Фото: Михаил Захаров


Нет комментариев