Бүген – Студентлар көне
Җәмгыять

Бүген – Студентлар көне

25 январь - Россия студентлары көне. Ул һәр елны кышкы сессия тәмамланганнан соң "Татьяна көне" исеме астында билгеләп үтелә.

Төрле уку йортларында белем алучы студент егет-кызларыбыз да, бу көннәрдә имтиханнар тапшырып, әти-әниләре янына каникулга кайттылар. Шау-шулы, күңелле тормыш белән яшәүче студентларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.

http://www.agryz-rt.ru

Фото:bisidea.ru


Нет комментариев