Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Балык Бистәсендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе көне уздырылды.

Район үзәгенең 2 мәктәбендә партиянең "Мәгарифне модернизацияләү" проекты кысаларында "Мәгариф" мәйданчыгы оештырылды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советыны депутаты, проект координаторы Разия Садыкова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контроль департаменты житәкчесе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шаяхмәтова, Татарстан Республикасы "Мәгарифне үстерү институты"ның гомуми һәм коррекцион психология, педагогика кафедрасы мөдире Кадрия Шәрифҗанова, Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабибуллин, Балык Бистәсе мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, районның мәгариф оешмалары директорлары, мөдирләре катнаштылар.

Кунаклар Балык Бистәсе икенче мәктәбе укучылары иҗатына багышланган күргәзмә, мәктәп тормышыннан видео-презентация роликлары бельн таныштылар.

Аларда шулай ук мәктәпләр әзерләгән "Инновацияләр фестивале" инерактив зона эшләре, методик күргәзмәләр зур кызыксыну уятты. "БиС технологиясен кертү" республика проекты кысаларында Масловка мәктәбенең тәҗрибәсе презентацияләнде.

Ә "түгәрәк өстәл" Балык Бистәсе районда педагогларның һөнәри үсешендәге актуаль проблемаларга багышланды.

Илгиз Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев