Югарытегермәнлеклеләр "Чана шуу" бәйрәмен инде икенче ел рәттән бик зурдан кубып уздыралар. Кайлардан гына кайтмый да, кайлардан гына килмиләр бу бәйрәмгә. Хәтта, күрше өлкәләрдән , Мәскәү шәһәреннән кайтучылар да бар иде.
Оештыручылар шундый таләп куйганнар, бу куөнне биредә тәмәке тартырга рөхсәт юк, хәмер белән шаяртучыларны да уеннардан, бәйгеләрдән читләштерәләр. Һәркем бәйрәмгә үз бүләге, күчтәнәче белән килә. Дистәгә якын урында самоварлар гөҗләп тора, өстәлләрдә нинди генә тәм- том юк, казанда плау пешкән,пильмән әзер, берничә бәлешкә дә заказ биргәннәр. Соңгысын авылңың иң тәмле пешерү осталарына тапшырганнар.Рәхим ит кенә, барысы бушлай тәкьдим ителә. Бер читтә авылның эшмәкәре балаларны буранда җилдертә.Теләүчеләрнең чираты берничә метрларга сузылган. Ә чана бәйгесендә катнашучылар өчен махсус кагыйдәләр булдырылган. Таләпләр кысалыгында төрле яштәгеләр көч сынаша. Көннәрнең җылы торуы сәбәпле тауга карны әллә кайлардан ташырга мәҗбүр булганнар. Призларны авылдаш химаячеләр үзләре әзерләгәннәр. Бу көнне авылдашлар, килгән кунаклар биеделәр, җырладылар, сүз осталыкларын күрсәттеләр,. гармуннарда сыздырдылар, түгәрәк уеннарда катнаштылар, бүләксез дә калмадылар. Кыскасы, нинди талантың бар , тамашачыны шаккатыру мөмкинлеге тудырылган иде.Бәйрәм тамашасында җырчы Табанаковның катнашуы бәйрәмне тагын да дәртләндереп җибәрде. "Чана шуу" бәйрәмендә 500 гә якын кеше катнашты. Һәрхәлдә йөздән артыгы үзен чана шууда сынап карады. Ә җиңү осталарның да осталарына елмайды. Әлеге бәйрәмне оештыруның башында торган авылпәрвәрләр Илшат Гараев белән Миләүшә Сөләймановага халык аеруча зур рәхмәттә калды, әлбәттә.Тамашаны "Россия-1" каналы да төшереп алды, сез аны якын көннәрдә экраннарда күрә алачаксыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Сайтыбызга күз салып торыгыз, булган фотоларның барысын да бирегә куячакбыз. Үзегезне, якыннарыгызны, туганнарыгызны күрү мөмкинлеге булыр, бәлкем. Ә фотоларны үзегезгә дә алу җиңел булсын өчен менә шундый форматта бирергә булдык, озак булса да. Бергә булыйк!
Нет комментариев