Балык Бистәсеннән бүген беренче төркем егетләр армия сафларына юл алдылар.
Как-кат чакырылыш комиссияләрен узган бу егетләр өчен көтелгән минутлар да җитте. Алар иртәнге сәгатьләрдә әти-әниләре, туганнары, дуслары белән бергәләшеп район хәрби комиссариатына җыелдылар. Чираттагы үген-нәсыйхатларны тыңлап үз алларында торган изге бурычны үтәр өчен юлга кузгалдылар. Хәерле сәфәр сезгә егетләр !

Нет комментариев