Бүген Балык Бистәсе “Акчарлак” балалар  социаль приюты попечительләр советының кинәйтелгән утырышы узды(ФОТО).
Җәмгыять

Бүген Балык Бистәсе “Акчарлак” балалар социаль приюты попечительләр советының кинәйтелгән утырышы узды(ФОТО).

Бүген Югары Тегермәнлек авылында "Акчарлак" балалар социаль приюты попечительләр советының кинәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советының депутат хатын-кызларның "Мэрхэмэт-Милосердие" оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы депутаты, "Кулон" җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов, хезмәт, социаль яклау һәм шөгыльлек министры Эльмира Зарипова катнаштылар. Аларны муниципаль...

Утырыш башланыр алдыннан килгән кунаклар "Бергә булдырабыз" дип аталган республика проекты кысаларында ниләр эшләнгәне белән таныштылар. Ә биредә күрсәтергә күп яңалыклар бар икән. Балаларның әти-әниләре белән очраша торган кунак бүлмәсе, йокы бүлмәләре, малайлар һәм кызлар өчен һөнәр остаханәләре төзәтелгән һәм җиһазландырылган. Металл кырдыру станогы, агачта кыздырып рәсем ясау җайланмасы (выжигатель), тегү машиналары, эш өстәлләре, агач белән эш итү кораллары алганнар. "Яшь столяр" түгәрәге дәресләрендә күп балалар алар белән эш итү серләренә төшенәләр, ә кызлар исә тегү, бәйләү буенча күнекмәләр алалар. Тәрбияләнүче балалар станокта эш итү, көйдереп рәсем ясау, кулинария эшләре буенча мастер класслар үткәрделәр. Кунакларда шулай ук "Тире белән мозаика" түгәрәгенә йөрүчеләрнең милли орнамент кулланган эшләнмәләре зур кызыксыну уятты. Ә якты, матур, йомшак утыру урыннары белән җиһазландырылган залда, алъяпкычлар япкан алты мәктәпкәчә баланың уклау белән чын-чынлап камыр җәюләре, аны төрлечә кисә белүләре аларны бик гәҗәпсендерде, сокландырды.

Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев