"Безнең фәрештәбез" диләр Олы Кульга авылында яшәүче Мөршидә Миңнеханова турныда
Җәмгыять

"Безнең фәрештәбез" диләр Олы Кульга авылында яшәүче Мөршидә Миңнеханова турныда

Олы Кульга авылыннан Мөршидә Миңнеханованы авылдашлары намуслы, тырыш социаль хезмәткәр буларак бәяли

Без килгәндә Мөршидә апа  Анна Прокофьева йортында әбигә өй тирәсендә булыша иде. “Безнең фәрештәбез ул Мөршидә. Бик ярдәм итә, игелекле кеше. Нинди генә эшкә алынса да, уфтанмыйча башкара. Үзем эшлим, дип кенә тора. Аннан бик канәгать без”,-дип каршы алды хуҗабикә Анна.
Мөршидә Миңнеханова 1997 елдан бирле социаль хезмәткәр вазыйфасында. Ул Олы һәм Кече Кульга  авылларында ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Җаваплы, тырыш, намуслы булуы белән ышаныч яулаган хезмәткәрләрнең берсе. Өлкән яшьтәгеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләүдә бай тәҗрибәсе бар аның. “Халыкка социаль ярдәм күрсәтү системасында эшләү дәверендә ул 60 тан артык кешегә хезмәтләр күрсәтте. Хәзерге вакытта Мөршидә Каниф кызы 4 өлкән яшьтәге кешегә һәм инвалидларга (аларның уртача яше 75 яшь),  кеше тәрбиясенә мохтаҗларга ярдәм итә. Ул үзенең һөнәри дәрәҗәсен даими күтәрә, үзлегеннән белем ала, социаль эшнең инновацион формаларын һәм методларын өйрәнә, район семинарлары, киңәшмәләре, бәйгеләр оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша. Халыкара өлкәннәр көне, инвалидлар ункөнлегенә багышланган чараларда, хәйрия акцияләрендә катнашып, үзеннән өлеш кертә”,- диде «Ышаныч -Доверие” халыкка ярдәм күрсәтү үзәге директоры Алсу Ризаева.
Яшь белгечләр белән дә тәҗрибә уртаклаша Мөршидә апа. Эшләү серләрен өйрәтә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул мактауга лаек кеше. Еллар дәвамында дистәләгән Почет грамоталары, Дипломнарга ия булуы аның тырыш хезмәтенең дәлиле. Узган елда  Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырганнар үзенә.
-Хезмәтемне яратып башкарам. Бу эшемнән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Бу һөнәр белән яшим дисәм дә, ялгыш булмас. Яхшы тәрбия биргән әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Әбиләрем мине якты йөз белән каршы ала, үз кызлары урынына күрә. Мин дә яратам үзләрен, хөрмәт итәм. Аларның һәрберсенең язмышы үзенчәлекле. Күңел халәтләрен аңлап, ярдәм итәргә кирәк әбекәйләргә. Картлык көннәрен саулыкта, бәхеттә уздырырга язсын, - ди Мөршидә апа.


Нет комментариев