Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең Алсинә республикада беренче

Кичә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019” республика конкурсында җиңүчеләрне  тәбрикләү тантанасы булды.

 Анда безнең район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фирдания  Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Аның составына балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары, җәмәгать тәрбиячеләре кертелгән иде.

Безнең Чыршылы Елга авыл клубы мөдире Алсинә Сибгатуллина  “Милли традицияләр нигезендә тәрбияләү” номинациясендә беренче урынны яулады. Аңа Дипломны һәм бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев