“Без бергә!” - Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Җәмгыять

“Без бергә!” - Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. "Бөек илебезнең барлык гражданнарын Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Без бергә!" - дип язган республика лидеры Instagramдагы битенә.

Халыклар бердәмлеге көне - ул Россиянең 2005 елдан бирле 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Бу дата Россиядә 1612 елда булган вакыйгалар - Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне интервентлардан азат итеп, илне эчке чуалышлардан һәм гражданнар арасындагы каршылыклардан коткару - истәлегенә бәйрәм көне буларак билгеләнгән. Ополчениегә исә илнең барлык милләт вәкилләре кергән: руслар, татарлар һәм башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар һәм башкалар. Ерак гасырларда калган вакыйгалар Россиянең үзенчәлеген һәм милли бердәмлеген саклап калу мөмкинлеге биргән, Россия дәүләтчелегенең бәйсезлеген торгызу башлангычы буларак хезмәт иткән.

Чыганак: tatar-inform.


Нет комментариев