Без аларны Җиңү белән көтәбез
Җәмгыять

Без аларны Җиңү белән көтәбез

Шушы көннәрдә Яңа Арышта Ситдикова Рушания гаиләсендә булып, хәлләрен белеп кайттым.

Бүгенге көндә  аның улы  Салават  хәрби хезмәттә. Ул сентябрь ахырында өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган иде. Иң элек, Рушания  апа үзенең тормышын сөйләп, узган вакыйгаларны искә төшерде. Ул – 30 елга якын фермада сыер савучы булып эшләгән уңган авылдашларыбызның берсе. Тормыш иптәше Ихсан абый белән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Төп нигездә кайнана-каенатаны хөрмәтләп, матур гомер юлы уздылар. Кайнанасы Зәйтүнә апа бар гомерен  китапханәче һөнәренә багышлаган хезмәткәр иде. Авылдашлар бүгенге көндә дә Зәйтүнә апаның хезмәтен югары бәяләп, бик яратып искә алалар. Оныкларын тәрбияләгәндә дә Зәйтүнә апа бик зур ярдәмче була. Салават та, Ислам да мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, һөнәр үзләштерәләр.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова


Нет комментариев